Артист: Низамов Расим
Название трека: Болытлар агар инде
Время проигрывания: 03:26
Добавлено: 2016-01-21
Прослушали: 822
Кышларым да узып бара,
Тагы бер язым җитә.
Көтүләрем бушка булган
Гомерем синсез үтә.
пр. Болытлар агар инде,
Тамчылар тамар инде.
Янарга калган йөрәгем
Янар да янар инде.
Салкын томаннар сарыла
Иртәләрен талларга.
Ходаем, сабырлыклар бир
Ялгыз калган ярларга.
Сөенепме, көенепме
Язларым узып бара.
Булмадың бәхет йолдызым,
Булдың гомерлек яра.